Гомуми мәгълүмат

Мәскәүдән 1198 км ераклыкта урнашкан. 1760 елда нигез салына. Халкы – 637309 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 55651 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Ижевскта татарлар шәһәргә нигез салынган вакыттан бирле яшиләр. Алар тимер эшкәртү заводын төзүдә катнашалар, завод янында Ижевск заводы поселогы төзелә. Татарлар шулай ук 1807 елда төзелгән Корал заводында эшлиләр.

1897 елда Ижевскның Заречный өлешендә 1185 татар яши. Алар арасында, завод эшчеләреннән тыш, эшмәкәрләр, крәстияннәр була. 1845–1846 һәм 1918 елларда Ижевскта мәчетләр төзелә.

1920–1930 елларда ТАССРның Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш районнарыннан күченүчеләр исәбенә татарлар саны шактый арта. 1933 елда Ижевскта 7784 татар исәпләнә. 1933–1940 елларда монда «Ленин юлы» газетасы нәшер ителә. Сугыштан соңгы чорда татар мәктәбе эшли.

Хәзерге вакытта Ижевскның унбер мәктәбендә татар сыйныфлары бар. Удмуртия республика төбәк тарихы музеенда татар тарихы бүлеге эшли. Шәһәрнең ике китапханәсендә (аларның берсе М.Җәлил исемен йөртә) татар бүлекләре бар. «Гүзәл», «Сандугач» татар үзешчән ансамбльләре, «Йолдыз» иҗат берләшмәсе эшли.

«Яңарыш» (1991 елдан), «Центральная мечеть» (2002 елдан), «Мөслим» (2008 елдан), 1999–2009 елларда рус телендә «Саф Ислам» газеталары нәшер ителә. «Удмуртия» Дәүләт телерадиокомпаниясенең «Очрашу» радиотапшыруы һәм «Хәерле кич» телевидение тапшыруы чыга. Республика нәшриятында татар телендә китаплар басыла.

Күренекле кешеләре

Ижевск шәһәрендә психология фәннәре докторы Г.А.Әминов туган.

Техник фәннәр докторы, Башкортстан Республикасының Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы Г.Ә.Халиков, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы И.Ш.Фатихов, травматолог‑ортопед Р.Я.Хабибьяновның тормышы Ижевск шәһәре белән бәйле.