Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 2434,7 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Балезино поселогы (Ижевск шәһәреннән 150 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 32328 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2015 елда – 3103 кеше (1970 елда – 4610, 1979 елда – 4153, 1989 елда – 4154, 2002 елда – 3,7 мең кеше, 2010 елда – 3276 кеше).

Татарлар, башлыча, шәһәр тибындагы Балезино поселогында (2015 елда – 1649 кеше, яшәүчеләрнең 11% тәшкил итә), Кистем (698 кеше, 84%), Паюра (401 кеше, 87%), Әхмәди (93 кеше, 84%), Уръякала (69 кеше, 63%), Биктеш (19 кеше, 93%) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1670 елларда район территориясенә Карино авылыннан (хәзер Киров өлкәсенең Слободской районы) Чыпца (Нократ) татарлары күчеп утыралар.

Татар авылларыннан иң беренчеләре: Кистем (1678 елдан мәгълүм), аннан күчеп утыручылар Паюра (1782 һәм 1769 еллар арасы), Биктеш (1825 ел), Әхмәди (1830 еллар) авылларына нигез салалар. 1850 елда Уръякла керәшен татарлар авылында (1646 елдан мәгълүм) 202 татар яши (барлык яшәүчеләрнең 44% тәшкил итә). Район үзәгенә татарлар 1930 елларда өстә әйтелеп киткән торак пунктлардан күчеп утыралар.

1918 елда Кистем авылында өч җамигъ мәчет эшли. Беренчесе 1743 елдан мәгълүм, берничә тапкыр яңадан төзелә (соңгы тапкыр 1905 елда), 1941–1946 һәм 1953–1957 елларда ябыла (1957 елдан эшли); икенчесе – 1911–1930 елларда; өченчесе 1918–1932 елларда эшли. 2013 елда авылда яңа мәчет ачыла.

Кистем авылында мәктәп (1765 елда ачыла), рус-татар мәктәбе (1916 елда), китапханә-уку өе (1916–1918 елларда эшли) була. 1918 елда монда татар клубы (соңрак Мәдәният йорты итеп үзгәртелә) һәм беренче баскыч татар милли мәктәбе (1966 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә) эшли. 1930 елларга кадәр Кистем татарларының төп шөгыле сәүдә була.

1892 елдан Паюра авылында – мәчет, 2011 елдан яңа бинада тулы булмаган урта мәктәп (1918 елдан) эшли, 1930 елларда татар авыл клубы ачыла.

XX йөз башында Әхмәди авылында гыйбадәтханә эшли, 1908 елда башлангыч мөселман мәктәбе, мәчет ачыла (1930–1950 елларда ябыла, 2000 елда бина иске булу сәбәпле сүтелә, 2008 елда аның урынында яңа мәчет ачыла); 1980 елларга кадәр – татар авыл клубы, 2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

1902 елдан XX йөзнең уртасына кадәр Биктеш авылында гыйбадәтханә эшли (биш вакыт намаз мәчете).

1914 елда Уръякла керәшен татар авылында 532 татар яши, 1887 елда – биш вакыт намаз мәчете, 1902 елда җамигъ мәчет (1930 елларда ябыла) төзелә.

Татарлар шулай ук Гурзишур Пүчинкәсе (1914 елда – сиксән татар; 1970 елларда яшәүдән туктый), Усенкшурский (1914 елда – биш хуҗалык, кырык ике яшәүче (барысы да татарлар); 1930 еллар ахырында бетерелә) торак пунктларында һәм Большой Варыж удмурт авылында (1840 елда анда яшәүче татарлар Әхмәди авылына күченәләр) яшиләр.

Хәзерге вакытта:

  • Кистем авылында драма түгәрәге (1916 елдан), хор ансамбле (1950 еллардан), «Чишмә челерәве» фольклор ансамбле (1970 еллардан; 2014 елда – «Түгәрәк уен» бөтенроссия фольклор фестиваль‑конкурсында «Иң яхшы вокаль коллектив» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат), вокаль инструменталь ансамбль (1970 еллардан), балалар фольклор ансамбле (2014 елдан), «Ак калфак» татар мәдәниятен өйрәнү балалар түгәрәге (2015 елдан);
  • Паюра авылында «Очрашу» фольклор ансамбле (2008 елдан; 2011 елда «Түгәрәк уен» бөтенроссия фольклор фестиваль‑конкурсында «Иң яхшы вокаль коллектив» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат), «Авылдашлар» бию төркеме (2006 елдан; 2006 һәм 2008 елларда – Р.Ваһапов исемендәге татар җыр һәм бию фестивале, 2010 елда «Ижау моңнары» республика фестивале лауреаты һәм «Түгәрәк уен» бөтенроссия фольклор фестиваль‑конкурсы дипломанты),
  • шәһәр тибындагы Балезино поселогында «Дуслык» татар җыры вокаль ансамбле (1997 елдан) бар.

1992 елдан Кистем авылы мәктәбендә «Татар йорты» тарих-этнография музее эшли (җитәкчесе – И.Х.Касыймов), Татар театры көннәре, татарча шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелә.

Кистем һәм Паюра авыллары мәчетләрендә ислам нигезләрен өйрәнү дәресләре оештырылган. Бу авылларда 1892 елда (Паюра авылы) һәм 1905 елда (Кистем авылы) төзелгән агач мәчет биналары сакланган.

Уръякла авылында 1323 елгы болгар кабер ташы табыла (хәзер Удмурт Республикасының Милли музеенда саклана). Археология табылдыклары арсында – чыпца культурасы истәлекләре (IX–XV йөзләр), Болгар чоры предметлары бар.

Күренекле кешеләре

Кистем авылында сәясәт эшлеклеләре бертуган Г.С. һәм С.С.Касыймовлар, астроном И.В.Әхмәров, геология-минералогия фәннәре докторы Х.Һ.Арсланов туган.

Социалистик Хезмәт Герое З.Ш.Хәсәновның тормышы һәм эшчәнлеге Балезино районы белән бәйле.