Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла. Мәйданы – 2847 кв.км. Үзәге – Ялуторовск шәһәре (өлкә карамагындагы шәһәр, Төмән шәһәреннән 75 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14679 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 3894 кеше (2010 елда – 3799 кеше). Ялуторовск шәһәрендә 2010 елда 2255 татар исәпләнә.

Татарлар, тупланып, Кышавыл, Яңа Атьял, Рауды, Сәел, Калмаклар, Кактамак, Көлек, Мәңгәр, Күлавыл, Бумаер, Исәт татар авылларында, Бердюгино, Беркут, Ивановка, Старый Кавдык, Менгар катнаш авылларда яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә Себер татарлары күптәннән яши. Ялуторовск шәһәре 1639 елда борынгы Яулы Тура татар шәһәрлеге урынындагы Ялутор зинданы (соңрак бистәсе) буларак нигезләнә. XIX йөз ахырында Ялутор өязендә биш меңләп кешесе булган унсигез татар авылы исәпләнә.

1906 елда татарлар Казан, Сембер һәм Уфа губерналарыннан Көлек (егерме гаилә), Калмаклар, Аксарай, Кышавыл, Кактамак, Түбән һәм Югары Йөгәнле, Атьял, Сабанчы һәм Сәел Йорты авылларына күчеп утыралар.

1931–1935 елларда Ялуторовскта «Күмәк хуҗалык» (1932 елга кадәр – «Икмәк өчен») газетасы нәшер ителә.

Хәзерге вакытта районда милли-мәдәни автономия (1998 елдан), «Таң» Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе (2009 елдан), Ялуторовск шәһәренең Милли-мәдәни һәм һөнәри үзәге каршында татар-башкорт мәдәнияте бүлеге, аның каршында «Сандугач» татар җыры ансамбле (2000 елдан, 2005 елдан халык исемен йөртә) эшли.

Аслана авылында 1977 елдан Татар мәдәнияте үзәге (аның каршында «Тамаша» халык фольклор коллективы) эшли, тарих-этнография музее оештырыла, үзәк филиаллары Бумаер (гаилә һәм балалар клубларын эченә ала), Кактамак (ветераннар клубы, бию коллективы), Күлавыл («Озеринка», «Ябалак» клублары) авылларында эшли.

Этномәдәни компонентлы Аслана, Яңа Атьял һәм Исәт авыллары урта мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты 1–11 сыйныфларда атнага ике сәгать өйрәнелә, тел, фольклор, театр татар түгәрәкләре эшли. Карга боткасы һәм Сабан туе бәйрәмнәре, «Җәлил укулары», «Озын толым» һәм «Таң йолдызы» район конкурслары уздырыла. «Татар радиосы – Төмән» радиостанциясе тапшырулары трансляцияләнә (2008 елдан).

Ун мәчет, шул исәптән бишесе – даими (Ялуторовскида, Аслана, Яңа Атьял, Калмаклар, Бумаер авылларында), бишесе дини бәйрәмнәрдә эшли.

Күренекле кешеләре

Ялутор районында Советлар Союзы Герое Т.К.Ишмөхәммәдов, техник фәннәр докторы К.С.Садыйков (икесе дә – Бумаер авылыннан), тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе М.Г.Мөлеков, (Исәт авылы), рәссам (сөяккә уеп бизәк ясаучы) М.В.Тимергазиев (Кактамак авылы) туган.