Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла. Мәйданы – 17,2 мең кв. км. Үзәге – Тубыл шәһәре (Төмән шәһәреннән 247 км ераклыкта урнашкан, район составына керми).

Халкы – 21282 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 6815 кеше (2010 елда – 7627 кеше).

Татарлар, тупланып, Лайтамак (2016 елда – 556 кеше), Әчир (510), Тубылтора (435), Сатлыган (358), Күкрәнде (337), Түбән Әремҗан (253), Кучайлан (229), Ләңче (229), Үләртеш (220), Сабанак (214), Нешшә (200), Маслова (176), Ирек (160), Шаңшы (145), Ләчек (138), Бәек (135), Юршак (128), Тәпкен (127), Торбы (122), Пушнаш (93), Вәрмәхли (78), Тәпкенбаш (77), Урманбаш (73), Янгүтүм (57), Өстамак (53), Наскы (40), Ишмәт (31), Подъёмка (24), Пәргәр (21), Уба (11), Ялан (11), Сөкләм (11), Мөрим (7) татар авылларында; катнаш торак пунктларда – Абалак (373), Санниково (205), Ворогушино (185), Хмелёва (63) авылларында, Прииртышский (418), Надцы (172), Ингаир (70) поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Элек район территориясе – Алтын Урда, Себер ханлыгы составына керә. Себер татарлары белән беррәттән монда бохари төркиләр дә яши.

Идел-Урал буе татарлары XVIII йөзнең икенче яртысында, бигрәк тә XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында күпләп урнаша башлыйлар. Халыкның төп шөгыле аучылык, балык тоту, терлекчелек була. Татар авылларының халкы йомшак күн эшкәртү, аяк киеме тегү, ат дирбиясе ясау белән шөгыльләнә; патша сараен шоңкар белән тәэмин итеп тора.

XIX йөз уртасыннан Себердә күпләп мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ачыла башлый, аларны күбесенчә бай бохари төрки меценатлары тота. Түбән Әремҗан авылында Т.С.Айтмөхәммәтов иганәсенә мәчет төзелә. Мәшһүр дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Х.Хәлилов (аның башлангычында 1920 елларда Себер татарларының корылтае чакырыла) Торбы Йорты авылында мәдрәсә тота. Анда Тара, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән шәкертләр (укучыларның саны өч йөзгә җитә) укый. Мәдрәсәләр Юршак, Мөрим авылларында эшли.

1907–1914 елларда Тубыл өязе һәм Тубыл шәһәрендә Тубыл мөселман тәрәккыйпәрвәрләр җәмгыяте эшли.

1934 елда районда кырык дүрт татар мәктәбе була. Тубылда «Колхоз юлы» (1930–1936 еллар) һәм «Ленин юлы» (1957–1963 еллар) газеталары нәшер ителә.

1970–1980 елларда Төмән өлкәсендә нефть-газ районнарын үзләштерү белән бәйле рәвештә татарлар саны шактый күбәя.

Хәзерге вакытта монда Тубыл районы татарларының Милли-мәдәни автономиясе һәм «Наследие» (Тубыл шәһәре) төбәк татар иҗтимагый оешмасы эшли. «Дуслык» (Тубылтора авылы) вокаль, «Туган тел» (Ирек авылы) фольклор‑этнография, «Себер бизәкләре» (Тубыл шәһәре) хореография, балалар хореография (Прииртышский авылы) ансамбльләре эшли. Корбан бәйрәме һәм Сабан туе бәйрәмнәре, Татар мәдәнияте көннәре, төрки халыкларның «Таң йолдызы» балалар иҗаты конкурсы, «Әмәл» («Көлчә», «Садака» дигән атамалары да бар) йола бәйрәме үткәрелә.

Ундүрт авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә.

Районда унөч мәчет, шул исәптән XVIII йөздән Тубылтора авылында эшли. Тубыл төбәк тарихы музее бохарилар һәм Себер татарлары тормыш-көнкүрешенә бәйле экспонатлар белән таныштыра.

Тубылдан 15 км да Себер ханлыгы башкаласының хәрабәләре – Кашлык (Искәр) шәһәре урнашкан. «Наследие» иҗтимагый оешмасы башлангычы белән монда Күчүм ханга һәйкәл-стела куелган, тарихи-архитектура комплексы (мәчетне, хан ставкасын, кунакханәне һәм башкаларны берләштерә) төзелә. 2007 едан ел саен Себер татарлары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган «Искәр җыены» халыкара фестивале уздырыла.

Күренекле кешеләре

Тубыл районында:

  • педагог, татар вә гарәп әлифбасы авторы Н.Атнометов (Саускан авылы),
  • икътисад фәннәре докторы А.Г.Әхәтов (Тубыл шәһәре),
  • фольклорчы Ф.В.Әхмәтова (Күкрәнде авылы),
  • архитектор, Үзбәкстан ССРның атказанган төзүчесе М.С.Булатов (Исәнев Йорты),
  • рәссамнар Д.Р.Моратов (Тубыл шәһәре) һәм Э.С.Тушаков (Мөрим Йорты авылы),
  • СССРның атказанган спорт остасы (йөзү) И.Г.Фәйзуллин туган.

Шагыйрь, дин эшлеклесе Ә.Болгари, суфи шагыйрь Ш. бине Гаваз, язучы, педагог Я.К.Зәнкиев, филология фәннәре докторы Г.Х.Әхәтовның тормышы һәм эшчәнлеге Тубыл районы белән бәйле.