- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Төмән өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Төмән өлкәсенең көньягында урнашкан. Мәйданы – 7,4 мең кв.км. 1923 елда оештырыла. Үзәге – Түбән Тәүде авылы (Төмән шәһәреннән 80 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 23109 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3151 кеше. Алар, башлыча, Тарман (2010 елда – 671 кеше), Түбән Тәүде (500), Киндерле (383 кеше), Кыскыркүл (215), Канчәбер (244 кеше), Казанлы (115) авылларында яшиләр.
Район территориясендә Идел буе татарлары XX йөз башында Столыпин аграр реформасына бәйле рәвештә барлыкка килә.
1917 елгы революция чорында монда өч мәчет була. Хәзерге вакытта районда алты мәчет: Тарман авылында – ике мәчет (1993 һәм 1995 еллардан), Казанлы (1995 елдан), Киндерле (1999 елдан), Эске (2003 елдан) һәм Кәнчәбер (2004 елдан) авылларында эшли.
Татар теле предмет буларак районның алты мәктәбендә өйрәнелә. Районда ел саен Сабан туе үткәрелә.
Түбән Тәүде районында медицина фәннәре докторы, профессор Ф.Х.Низамов (Казанлы авылы), икътисад фәннәре докторы М.Х.Газиев, шагыйрь Ш.Г.Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), рәссам И.С.Хантимеров (барысы да – Киндерле авылыннан) туган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.