Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла, 1940 елга кадәр – Остяко-Вогульск милли округы. Мәйданы – 534,8 мең кв.км. Үзәге – Ханты-Мансийск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1901 км көнчыгыштарак, Төмән шәһәреннән 473 км төньяктарак урнашкан).

Халкы – 1626755 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 107637 кеше (1939 елда – 2227, 1959 елда – 2938, 1970 елда – 14046, 1979 елда – 36898, 1989 елда – 97689, 2002 елда – 108899).

Татар җәмгыяте тормышы

Себер татарлары округ территориясенә элек-электән килеп урнаша. 1960 еллардан Идел-Урал төбәгеннән автономияле округның нефть һәм газ чыганакларын үзләштерергә килүчеләр исәбенә татар җәмгыяте бик тиз үсә.

Хәзерге вакытта татарлар тупланып Когалым, Лангепас, Лянтор, Мегион, Нижневартовск, Нягань, Покачи, Сургут, Урай һәм Югорск шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Акъяр, Фёдоровский поселокларында һәм башка торак пунктларда яшиләр.

Округ территориясендә «Якташлар» оешмасы (1992 елдан, Лангепас шәһәре), Татар мәдәни үзәге (1998 елдан, Сургут шәһәре), «Дуслык» (2002 елдан, Урай шәһәре), «Ватан» татар мәдәни-агарту җәмгыяте (2003 елдан, Нягань шәһәре), «Ак калфак» милли-мәдәни оешмасы (Нижнесортымский поселогы); «Якташ» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге (1998 елдан, шәһәр тибындаггы Фёдоровский поселогы), «Болгар» (2004 елдан, Югорск шәһәре), «Туган як» (2007 елдан, Покачи шәһәре), «Нур» татар-башкорт милли-мәдәни оешмасы (2007 елдан, Когалым шәһәре) эшли.

Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе (1999 елдан, Сургут шәһәре), Сургут (1999 елдан), Лянтор (2001 елдан), Мегион («Болгар», 2010 елдан), Нижневартовск («Мирас») шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Акъяр поселогында («Болгар», 2002 елдан) татар милли-мәдәни автономияләре бар.

2001 елдан Сургутта Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиллеге эшли.

Иҗтимагый оешмалар каршында:

  • көрәш спорт секциясе,
  • халык татар театры (2001 елдан, Сургут шәһәре),
  • «Якташлар» халык (1989 елдан, Лангепас шәһәре), «Ләйсән» (1997 елдан, шәһәр тибындагы Акъяр поселогы), «Якташ» (1998 елдан, шәһәр тибындагы Фёдоровский поселогы), «Ләйсән» (2002 елдан, Урай шәһәре), «Асылъяр», «Сандугач» һәм «Умырзая» (барысы да – 2004 елдан, Югорск шәһәре), «Туган моңнар» (2004 елдан, Нягань шәһәре), «Якташлар» (2006 елдан, Нягань шәһәре), «Йолдыз» үзешчән сәнгать (2007 елдан, Когалым шәһәре), «Булгары» хореография (2010 елдан, Мегион шәһәре), «Дуслык» (Лянтор шәһәре), «Каприз» балалар хореография һәм «Туган як» вокаль төркеме (икесе дә – Покачи шәһәре), «Сандугач» һәм «Ялкын» балалар (икесе дә – Сургут шәһәре) ансамбльләре эшли.

Сургутта татар телен өйрәтү якшәмбе мәктәбе (2010 елда) һәм китапханә ачылган; татар һәм рус телләрендә «Илһам» (2003 елдан) һәм «Татарлар» (2010 елдан) газеталары нәшер ителә.

Татар якшәмбе мәктәпләре шулай ук Лангепас, Мегион, Нягань һәм Югорск шәһәрләрендә ачыла. 1990 елларда Лангепаста «Туган тел» телетапшыруы эфирга чыга. Лянторда «Дуслык жыры» фестивале, Лангепас һәм Мегионда Татар мәдәнияте көннәре, Мегионда Г.Тукай бәйрәме, Когалым, Лангепас, Лянтор, Мегион, Нягань, Покачи, Сургут (2016 елдан – гомумшәһәр), Югорск шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Акъяр поселогында Сабан туе уздырыла.

2007 елда Нижневартовскта М.Җәлилгә һәйкәл куела.

Округ территориясендә утызлап мөселман җәмгыяте, мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте (Сургут, 1999, 2000 елдан «Мәгърифәт» газетасын чыгара). Когалым, Лангепас, Лянтор, Мегион, Нефтеюганск, Нижневартовск, Нягань, Покачи, Радужный, Советский, Сургут, Урай, Ханты-Мансийск һәм Югорск шәһәрләрендә; шәһәр тибындагы Пойковский һәм Фёдоровский поселокларында, Нижнесортымский, Салым һәм Ульт-Ягун поселокларында мәчетләр һәм гыйбадәтханәләр эшли.

Барлык мәчетләр каршында – ислам нигезләрен өйрәтүче якшәмбе мәктәпләре, Сургутта мәдрәсә (2012 елда) ачыла. Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Генерал-майор В.И.Хисмәтуллин (җирле юридик лицейга аның исеме бирелә), медицина фәннәре докторы Р.Н. Живогляд, педагогика фәннәре докторлары Э.Ф.Насыйрова һәм Р.Х.Шәймәрданов, филология фәннәре докторы Р.А.Вафеевның тормышы һәм эшчәнлеге Сургут белән бәйле.