- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Төмән өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Төмән өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла. Мәйданы –3,9 мең кв.км. Үзәге – Аромашев авылы (Төмән шәһәреннән 235 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 10957 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда –1143 кеше (1970 елда – 2 мең, 1989 елда – 1,7 мең, 2002 елда – 1385 кеше). Башлыча, Көсәйкүл (2015 елда – 420 кеше), Яңавыл (190), Чумык (170) һәм Үткәрмә (102) авылларында яшиләр.
Черторой (хәзер Чумык) һәм Үткәрмә (хәзер Үткәрмә) йортларына XV–XVI йөзләрдә Себер татарлары нигез сала. 1795 елда сөргенгә җибәрелгән татарлар (Пугачёв фетнәсендә катнашучылар) Казан авылына (Көсәйкүл йорты) нигез салалар.
XX йөз башында әлеге торак пунктларда – мәчетләр, Көсәйкүл авылында мәктәп эшли. 1930 елларда Көсәйкүл (1955 елдан сигезъеллык мәктәп), Яңавыл һәм Үткәрмә авылларында беренче баскыч татар мәктәпләре эшли; татар һәм рус телләрендә китаплар булган уку өйләре булдырыла.
Хәзерге вакытта Район милли-мәдәни автономиясе эшли; «Дуслык» (Чумык авылы) һәм «Ручеек» балалар (Көсәйкүл авылы) татар ансамбльләре бар. Корбан бәйрәме, Нәүрүз, Рамазан, Сабан туе (шул исәптән 2015 елдан балалар Сабан туе), Ураза бәйрәме үткәрелә.
Көсәйкүл авылы урта мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла. 2010 елда Чумыкта мәчет ачыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.