Гомуми мәгълүмат

Томск өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Себер краеның Томск округы составына керә, 1930 елдан – Көнбатыш Себер крае, 1937 елдан – Новосибирск өлкәсе, 1943 елдан – Кемерово өлкәсе, 1944 елдан Томск өлкәсе составында. Үзәге – Зырянский авылы (Томск шәһәреннән 120 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12085 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 223 кеше. Нигездә, 1916 елда Башкортостан Республикасының хәзерге Бүздәк һәм Шаран районнарыннан килгән татарлар нигез салган Тукай авылында (42 кеше, 1926 елда – 812 кеше) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге вакытта авылда «Дуслык» татар ансамбле эшли, Сабан туе бәйрәм ителә.

Күренекле кешеләре

Тукай авылында биология фәннәре докторы Х.Л.Гайнетдинов туган.