Гомуми мәгълүмат

Томск шәһәреннән 970 км ераклыкта урнашкан. 1966 елда эшчеләр поселогы (1932 елдан балыкчылар поселогы) буларак нигез салына. 2004 елдан шәһәр округы.

Халкы – 41956 кеше (2016 ел). 2010 елда татарлар саны – 2452 кеше. Алар монда Стрежевой балыкчылар поселогына нигез салынганнан бирле яшиләр, анада Омск өлкәсенең көньяк районнарыннан мәҗбүри күчеп утыручылар яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1994 елда мөселман дини берләшмәсенең беренче оештыру җыелышы уза.

«Чишмәкәй» этнография мәктәбендәге (1998 елда төзелә) этномәдәни белем бирү үзәгендә татар теле һәм әдәбияты, тарих һәм мәдәният өйрәнелә. 2006 елдан «Ләйсән» татар җыры ансамбле эшли.

2004 елда «әл‑Хәят» мәчете төзелә башлый.