Гомуми мәгълүмат

Томск өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. 1937–1944 елларда Новосибирск өлкәсе составына керә. Мәйданы – 3,9 мең кв км. Үзәге – Кожевниково авылы (Томск шәһәреннән 109 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 20355 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 157 кеше. Батурино (80 кеше), Базой, Чилино авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар элек-электән район территориясендә яшиләр. 1623 елгы ясак китабында алар яшәгән авыллар «Обь елгасы буендагы татар волостьлары» («татарские волости по Оби») дип атала. Татарлар яшәгән иң әүвәлге авыллар: Базой (1575 елда нигез салынган), Вороново (1600 ел), Елгай (1620 ел), Чилино (1647 ел), Уртам (1700 ел), Кожевниково (1733 ел).

Идел һәм Урал буе татарлары XIX йөз ахырында – XX йөз башында күченәләр.

Батурино авылында ел саен Сабан туе үткәрелә.