Гомуми мәгълүмат

Томск өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1926 елда оештырыла. 1937–1944 елларда Новосибирск өлкәсе составына керә. Мәйданы – 17,1 мең кв.км. Үзәге – Колпашево шәһәре (Томск шәһәреннән 270 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 38734 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – йөзләп кеше. Тупланып, Старокороткино авылында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Беренче тапкыр район территориясендә Идел буе татарлары 1920 елларда күренә башлыйлар. Ул чорда авылда татар мәктәбе була. 1961 елга кадәр Л.Каганович исемендәге татар колхозы эшли.

1990 елдан Сабан туе үткәрелә. 2007 елга кадәр «Сандугач» вокаль төркеме була. Хәзерге вакытта Старокороткино авылы мәдәният йортында «Ивушка» вокаль төркеме эшли, репертуарында татар җырлары да бар.

Күренекле кешеләре

Старокороткино авылында шагыйрь Л.Теущаков туган.