Гомуми мәгълүмат

Томск өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 7,24 мең кв.км. Үзәге – Подгорный авылы.

Халкы – 11876 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – йөзләп кеше (1970 елда – 258, 1979 елда – 216, 1989 елда – 187 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар (нигездә, керәшеннәр) район территориясенә XX йөз башыннан Столыпинның аграр реформасын үткәрү белән бәйле рәвештә килеп урнаша. 1920–1930 елларда алар Галевка, Карамзинка һәм Рождественка авылларына нигез сала. 1920–1940 елларда Карамзинка һәм Рождественка авылларында татар мәктәпләре була.

Хәзерге вакытта татарлар, таралып, Подгорный, Коломино, Чаинск авыл җирлекләрендә яшиләр. Подгорный төбәк тарихы музее каршында «Кызлар» клубы эшли (2010 елдан).