Гомуми мәгълүмат

Свердловск өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда Урал өлкәсенең Көңгер округы составында оештырыла (1932 һәм 1963 елларда бетерелә, 1935 һәм 1966 елларда яңадан оештырыла). 2006 елдан хәзерге статусы. Мәйданы – 2076 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Әчет поселогы (Екатеринбург шәһәреннән 176 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 16256 кеше (2015). Татарлар саны 2010 елда – 1672 кеше (1948 елда – 1586, 1967 елда – 2984, 1979 елда – 2367, 1989 елда – 1817, 2000 елда – 1717 кеше).

Районда җиде татар авылы бар: Түбән Арый (2014 елда – 363 кеше), Гайнә (2015 елда – 390), Ләмте (2016 елда – 151кеше), Яманъелга (2010 елда – 111), Карши (2014 елда – 103), Көчкилде (2016 елда – 58), Калтай (2014 елда – 28). Түбән Арый авылы – 1670 елдан мәгълүм, Гайнә – 1672 елда, Яманъелга – 1697 елда, Ләмте – 1714 елда. Көчкилде һәм Карши авылларына 1735 елда нигез салына.

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында округ территориясендә алты мәчет эшли (Түбән Арый авылында – ике, Гайнә, Карши, Яманъелга, Ләмте авылларында), алар каршында мәктәпләр була.

Совет чорында Түбән Арый, Гайнә, Яманъелга, Калтаева, Көчкилде, Ләмте авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә. Хәзерге вакытта ул Түбән Арый һәм Гайнә авыллары мәктәпләрендә өйрәнелә.

«Сандугач» (Гайнә авылы) һәм «Саф чишмә» (Ләмте авылы) фольклор коллективлары эшли. Ел саен Нәүрүз һәм Сабан туе бәйрәмнәре уздырыла. Ләмте авылы музеенда һәм мәдәният йортында татар мәдәнияте почмагы булдырылган. 2016 елда Түбән Арый авылында өлкә балалар Сабан туе үткәрелә. «Чулпан» балалар бакчасы (Гайнә авылы) эшли.

Гайнә авылында мәчет бар, Карши һәм Көчкилде авылларында төзелә.

Күренекле кешеләре

Әчет шәһәр округында Советлар Союзы Герое Н.Х.Хаҗипов туган. Район үзәгенең бер урамына аның исеме бирелә, ел саен (2007 елдан) Әчет балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан Н.Х.Хаҗипов истәлегенә милли көрәш буенча төбәк турниры уздырыла.

Тарих фәннәре докторы Н.Һ.Мозаффарованың тормышы һәм эшчәнлеге Әчет шәһәр округы белән бәйле.