Гомуми мәгълүмат

Саха (Якутия) Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 156,8 мең кв.км. Үзәге – Алдан шәһәре (Якутск шәһәреннән 520 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 41038 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 476 кеше (1979 елда – 668, 1989 елда – 1114, 2002 елда – 635 кеше). Башлыча, Алдан шәһәрендә яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Алдан олысы территориясенә татарлар 1920 елларда, биредә алтын чыгарыла башлагач килеп урнашалар.

1930–1940 елларда татарлар саны урман әзерләү һәм шахталарда эшләү өчен илнең үзәк төбәкләреннән көчләп күчерелгән халык исәбенә арта.