Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1141,6 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Тәрби поселогы (Саранск шәһәреннән 168 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19374 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 724 кеше, шул исәптән район үзәгендә – 207 кешер яши. Татарлар, тупланып, Йенә, Сыркыды авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарлар XIV йөз башында урнаша башлый. Аларның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек, сәүдә була.

XIX йөздә – XX йөз башында җирле сәүдәгәрләр, дөя йоны һәм тукыма сатып алу өчен, Казакъстанга һәм Урта Азиягә баралар. 1885 елда Йенә авылы сәүдәгәрләре сәүдә эшләре белән Маньчжурия, Харбин, Япониягә йөриләр, Россиянең төрле шәһәрләрендә кибетләр тоталар.

1913 елда Йенә авылында 408 хуҗалык була, 2659 кеше яши, дүрт мәчет, дүрт мәктәп, хатын-кызлар һәм ирләр өчен мәдрәсәләр эшли, аларда 332 кеше укый; Сыркыды авылында өч мәчет һәм ике мәдрәсә була.

Хәзерге вакытта Йенә авылында мәчет эшли, җирле мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла. Йенә авылы урта мәктәбе каршында Г.Әпсәләмов исемендәге музей эшли (2013 елдан).

Күренекле кешеләре

Тәрби районында:

  • шагыйрь Һ.Такташ (Сыркыды авылы, 2005 елда Музей-йорты ачыла),
  • нәкышьче А.И.Китаев (Йенә авылы) туган.

Язучы Г.Ю.Коләхмәтовның тормышы һәм эшчәнлеге Тәрби районы белән бәйле.