Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының үзәгендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1089,5 кв.км. Үзәге – Рузаевка шәһәре.

Халкы – 64,6 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны – 4906 кеше (2016 ел). Алар Пешлә (2010 елда – 2359 кеше), Өрләдем (163), Татар Шебдасы (13), Үгенә (9) авылларында тупланып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Рузаевка районы – элек-электән татарлар яши торган районнарның берсе. Аларның борынгы бабалары Темников Мещёрасында XI–XV йөзләрдә үк яшәгән.

Хәзерге татар торак пунктлары XVII йөздә Инсар һәм Атемар-Инсар чик буе сызыгы төзелешенә бәйле рәвештә барлыкка килә. 1631 елдан Урузаевка (хәзер Рузаевка шәһәре) һәм Пешлә, XVII йөз уртасында Өрләдем, Татар Шебдасы авылларына нигез салына, 1706 елдан Үгенә авылы телгә алына.

Район территориясендә иң зур тарихи татар авылы – Пешлә. 1864 елда анда дүрт мәчет эшли, 1913 елда 584 хуҗалык исәпләнә (аларда 3607 кеше яши); өч мәктәп һәм мәдрәсә, биш икмәк саклау-сату кибете, бер – нефть белән эшләүче двигательле һәм сигез җил тегермәне, өч май язу йорты, ярма яргыч, дүрт тимерче алачыгы, ике янгын сүндерү машинасы эшли.

Хәзерге вакытта Пешлә авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак укытыла. Мәктәп каршында «Чишмә» фольклор ансамбле эшли; 2004 елда Ш.Камал музее ачыла (күренекле татар язучысы Пешләдә туа, 1906 елда мәдрәсәгә нигез сала, соңрак ул мәдрәсә мәктәп итеп үзгәртелә), аның хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырыла, шул ук елны туган нигезендә язучыга һәйкәл куела.

Авылда «Мәхәллә» дини оешмасы, ике мәчет (1995 һәм 2005 елдан) эшли.  Өрләдем авылында мәчет бар (1996 елдан).

Күренекле кешеләре

Рузаевка районында РСФСРның атказанган агрономы Д.Д.Гурин (Пешлә авылы), РФнең атказанган төзүчесе И.Д.Демкин, язучы Ш.Камал туган.