Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 820,8 кв.км. Үзәге – Ромоданово поселогы (Саранск шәһәреннән 30 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19884 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4367 кеше. Алар, башлыча, Ләбәҗә (Алтары) (2016 елда – 1008 кеше), Азюрка (2946) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Ләбәҗә һәм Азюрка авылларын XVII йөз уртасында рус хөкүмәте Атемар чик буе киртәләренә күчергән Темников йомышлы татарлары нигезли.

1917 елга кадәр район территориясендә биш мәчет (икесе – Ләбәҗәдә, өчесе – Азюркада), берничә мәдрәсә һәм мәктәп эшли. Ләбәҗә авылы мәдрәсәсендә (1888 елда ачыла) татар язучысы Ш.Камал укый. 1902 елда ике класслы земство мәктәбе эшли башлый, Совет хакимияте чорында ул беренче баскыч төрки-татар совет мәктәбе итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта Ләбәҗә һәм Азюрка авыллары мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә.

1930 елларда, Ләбәҗәдәге мәчеттән кала, райондагы барлык мәчетләр дә ябыла. Хәзерге вакытта районда унбер мәчет бар, шуларның сигезе – Азюркада, икесе  – Ләбәҗәдә.

Төбәк тарихы музее, «Чишмә» татар җыры ансамбле (1989 елдан, Ләбәҗә авылы), «Яшьлек» фольклор-бию ансамбле (Азюрка авылы) эшли.

Күренекле кешеләре

ТР ФА һәм РМА академигы М.И.Мәхмүтов, ТАССРның атказанган артисты Х.И.Шәмсетдинов, медицина фәннәре докторы Р.З.Ашировның тормышы һәм эшчәнлеге Ромодан районы белән бәйле.