Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1933 елда оештырыла. Мәйданы – 880 кв.км. Үзәге – Ләмбрә авылы (Саранск шәһәреннән 12 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 34339 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10795 кеше. Башлыча, Аксюн, Пүнәт, Кырви, Ләмбрә, Мельцан, Пензятка, Тарасполь, Таула, Свәрби, Чирмеш, Щербаково, Сырка һәм Хаҗи авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Бу якларга татарлар 1640 еллар тирәсендә Темников йомышлы татарларына биләмә җирләре бирелү сәбәпле килеп урнаша.

1920–1930 елларда татар мәктәпләре Пензятка, Смольково, Свәрби, Таула авылларында була. 1954 елга кадәр Ләмбрә авылында татар педагогика училищесе эшли. Хәзерге вакытта районның сигез мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә, унбер мәчет бар.

Ләмбрә авылында Татар милли мәдәни үзәге (1991 елдан, рәисе – Р.А.Ипкәева), «Умырзая» җыр һәм бию ансамбле (1969 елдан, 1972 елдан халык исемен йөртә), «Чулпан» (1987 елдан) һәм «Дуслык» (2004 елдан) эстрада ансамбльләре, Свәрби авылында «Зөләйха» фольклор ансамбле (1995 елдан) эшли.

1992 елдан атнага бер тапкыр татар телендә «Туган тел» радио тапшырулары чыга. 2004 елда «Мордва Республикасы халыклары телләре – Россиянең мәдәни казанышы» республика фестивале кысаларында «Мәдәниятләрнең аралашуында татар теленең роле» татар мәдәнияте бәйрәме үткәрелә.

2002 елда Аксюн авылында яңа мәчет ачыла. Ел саен Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Ләмбрә районында:

  • Советлар Союзы Геройлары А.А.Баляев (Пензятка авылы) һәм Ф.Х.Чураков;
  • философия фәннәре докторы Ф.Ә.Айзятов,
  • нәкышьче Х.И.Бикбаев (икесе дә – Пүнәт авылы) туган.