Гомуми мәгълүмат

Мари Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1931 елда (1931 елга кадәр – Татар районы) оештырыла. Мәйданы – 792 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогы (Йошкар-Ола шәһәреннән 110 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14788 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7730 кеше.

Алар, башлыча, шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогында (2002 елда – 6000 кеше), Мазарбашы (1000), Портянур (1000), Куянавыл (600), Яңавыл (600), Лаҗы (275), Хәсән Пүчинкәсе (100), Олыкыр (90), Искеавыл (75), Портчара (75) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында Бәрәңгедә дүрт мәчет, земство мәктәбе, китапханә эшли.

Хәзерге вакытта шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогы, Куянавыл һәм Портянур авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

1992 елдан «Наша жизнь» район газетасының татарча кушымтасы нәшер ителә.

Районда егерме сигез татар үзешчән сәнгать коллективы бар (шул исәптән унбер – балалар, алты – яшьләр). Портянур авылы мәдәният йорты каршында «Мирас» татар халык театры эшли.

Районда сигез мәчет, шул исәптән Мазарбашы авылында җамигъ мәчет бар (1829 елда төзелә; архитектура истәлеге). 2007 елдан Мазарбашы авылында мәдрәсә эшли.

2003 һәм 2004 елларда районда Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә, 2005 елда – К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры артистлары гастрольләре, 2016 елда Татар мәгарифе көннәре (шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогы) булып уза. Ел саен Бәрәңге районы һәм Татарстан Республикасының Арча районы мәктәп укучылары арасында «Дуслык учаклары» үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Бәрәңге районында Советлар Союзы Геройлары Ә.Г.Гайсин (Портчара авылы), Х.Х.Хәсәнов (шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогы), шагыйрь М.Г.Гаязов (шәһәр тибындагы Бәрәңге поселогы) туган.

М.Җәлилнең көрәштәше Г.Кормашның тормышы Бәрәңге районы белән бәйле.