Гомуми мәгълүмат

Урта Азиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан.

Мәйданы – 198,5 мең кв.км.

Үзәге – Бишкәк шәһәре.

Халкы – 5276 мең кеше (2008 ел). Татарлар саны: 1926 елда – 4902, 1959 елда – 56274, 1979 елда – 71744, 1989 елда – 70068, 1999 елда – 45460, 2001 елда – 43179 кеше.

Алар, башлыча, Бишкәк (1926 елга кадәр – Пишпәк, 1926–1991 елларда Фрунзе), Ош, Җәлалабад, Каракүл (элеккеге Пржевальск), Карабалта, Карасу, Кызылкыя, Сөлүктә, Ташкүмер, Талас, Токмак шәһәрләрендә; Ноокат, Араван, Атбашы, Сокылык һ.б. авылларда яши.

Республика территориясендә татарлар

Кыргызстан Республикасы территориясенә татарлар XIX йөзнең беренче яртысында сәүдүгәрләр, тылмач, муллалар буларак урнаша башлый.

Төбәк Россия империясе составына кергәннән соң (1860–1870 еллар), татарлар аның төрле өлкәләрендә (Сөлүктәдә күмер руднигында, Ош шәһәрендә эре сәүдә йортларында, Пишпәктә сәнәгать предприятиеләрендә һ.б. җирләрдә) тарала.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар төрле тарихи чорда кыргыз һәм башка Урта Азия халыклары арасында мәдәният таратуда мөһим роль уйный.

XX йөз башында Кыргызстан территориясендә Ташкентта Ш.Б.Бикколов бастырган китаплар һ.б. басмалар тарала. Монда «Урал», «Шура», «Аң», «Ак юл», «Вакыт», «Йолдыз», «Идел», «әл-Ислах» газета һәм журналлары килә.

Татар балалары шушы төбәктәге яңа ысул мәдрәсәсендә укый, Пржевальскның бер мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла.

Совет чорында республикада татарлар саны Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, 1950–1980 елларда илне индустрияләштерү барышында күчеп килүчеләр исәбенә арта.

1920–1930 елларда татар укытучылары кыргыз милли интеллигенциясен әзерләүгә зур өлеш кертә. Кыргызстан вузлары һәм мәктәпләрендә Курмаевлар, Мусиннар, Шәмгуновлар, Яушевлар һ.б. укытучы династияләре белем бирә.

Күп кенә татарлар дәүләт идарәсе органнарында (Ш.Г.Әхмәдиев, З.Х.Булушев, Гыйффәт туташ, Ә.К.Умәров, фән, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында эшли.

Кыргыз әдәбиятын өйрәнүдә – М.И.Богданова һәм
К.А.Рәхмәтуллин, балет сәнгатен үстерүдә Р.Х.Уразгилдиев зур активлык күрсәтә.

Философия фәннәре докторы М.С.Җунусов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары С.Г.Еникиев һәм К.Җ.Мөхәммәтшин, медицина фәннәре докторы Н.Җ.Мохтарова, икътисад фәннәре докторы Р.З.Сәйфуллин, скульптор З.А.Хәбибуллин, Социалистик Хезмәт Герое А.А.Сөнчәлиеваның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Кыргызстан Республикасы белән бәйле.

СССР таркалу белән Кыргызстандагы татарлар саны, тарихи ватаннарына һәм башка төбәкләргә күченүләре сәбәпле, кими башлый.

Хәзерге вакытта Бишкәктә «Туган тел» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге, Ош шәһәрендә (1991 елдан) «Илкәем» татар-башкорт милли үзәге, Токмакта «Идел» татар мәдәният үзәге; «Чәчәкләр», «Шатлык» бию ансамбльләре эшли.

Сабан туе бәйрәме үткәрелә. Татарстан артистлары һәм иҗат коллективлары гастрольләре булып тора.

1997 елдан «Ирек» газетасы чыга.

Кыргыз әдәбияты классигы Ч.Айтматовның әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән. (Бу әсәрләр буенча спектакльләр Татар академия һәм Әлмәт татар драма театрлары сәхнәләрендә куела).

Автор – Н М Морадымов