Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1598 кв.км. Үзәге – Уфа шәһәре.

Халкы – 79785 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 22568 кеше (1970 елда – 8704, 1979 елда – 10680, 1989 елда – 14981, 2002 елда – 17926 кеше).

Район составында алты татар торак пункты исәпләнә. Иң зурлары: Комлыкүл авылы, Нөрле, Авдон, Кармасан, Ольховое авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә Башкортсан Республикасы Уфа районы татарларының милли-мәдәни автономиясе бар.

«Дуслык» татар фольклор коллективы (Авдон авылы), «Ихлас» татар фольклор ансамбле (Кызыл Яр авылы), «Миләш» хатын-кызлар вокаль ансамбле һәм балалар музыка уен кораллары ансамбле (Нөрле авылы).

Уфа районының егерме мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2014/15 уку елы мәгълүматларына караганда).

Каз өмәсе, Корбан бәйрәме, Наүрүз, Нардуган, Ураза бәйрәме һәм башкалар үткәрелә. Уфа районы кызлары «Наүрүз гүзәле» татар гүзәлләре конкурсында катнашалар.

Күренекле кешеләре

Уфа районында композитор, җырчы (баритон), режиссер Ш.З.Колбарисов туган (Нөрле авылы).

Социалистик Хезмәт Герое М.Х.Фәхрисламовның тормышы һәм эшчәнлеге Уфа районы белән бәйле.