Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 1376 кв.км. Үзәге – Үрге Тәтешле авылы (Уфа шәһәреннән 250 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 23649 (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3754 кеше.

Районда өч татар, егерме башкорт-татар, бер татар-удмурт, бер рус-татар һәм бер башкорт-татар-удмурт торак пункты исәпләнә.

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге вакытта татар халык коллективлары: «Нәүрүз» фольклор ансамбле, «Җидегән чишмә» татар җыры ансамбле, «Алтын ай» һәм «Сандугач» вокаль ансамбльләре, «Таң» тальянчылар ансамбле, «Ядкарь» инструменталь фольклор коллективы һәм «Алсу» үрнәк хореография ансамбле эшли. «Ак чишмә» район әдәби берләшмәсе бар.

Аксәет авылында «Туган авылым» республика бәйрәме үткәрелә. Каз өмәсе, Сабан туе, «Саумысыз, авылдашлар!», «Шәжәрә бәйрәме» бәйрәмнәре, «Әри сандугачы» җыр конкурсы, «Гәрә моңнары» җыр һәм бию конкурсы, «Уйнагыз, гармуннар!» һәм башкалар оештырыла. «Илһам» поэзия клубы (Авылара үзәк китапханә), «Өметле каләм» әдәби клубы (Күрдем китапханәсе), «Диләфрүз» кул эшләре клубы (Аксәет китапханәсе) эшли.

2007 елдан 23 февраль көнне, М.Г.Кииковның (Гали Чокрый) туган көнендә ел саен «Күрдем чишмәләре» район шигърият бәйрәме үткәрелә. Музей хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Мөслим һәм Актаныш районнарында төбәк белән бәйле материаллар туплыйлар.

Тәтешле районының унбиш мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2016/2017 уку елы мәгълүматларына караганда).

«Тәтешле хәбәрләре» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Тәтешле районында Советлар Союзы Герое Ә.С.Хәйдәров, шагыйрьләр Г.Чокрый, Ә.К.Атнабаев, Башкортстан Республикасының һәм РФнең халык артисты З.К.Атнабаева, Татарстанның халык артисты, РФнең һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисты С.З.Фәтхетдинов, Башкортстан Республикасының һәм Татарстанның халык артисты Х.Фәрхи, Башкортстан Республикасының халык артисты Ф.М.Вәлиева туган.

Советлар Союзы Геройлары М.Б.Бәдретдинов һәм Г.С.Сәетов, астроном-геодезист Т.Нигъмәтҗанов, ботаник, эколог Р.Г.Миңлебаев, геофизик Д.К.Нургалиев, медицина фәннәре докторы Х.С.Халитов, шагыйрьләр Л.Кәшфи, Ә.М.Маликов, С.Г.Сөләйманова, язучы-публицист Р.Рәхимов, Башкортстан Республикасының атказанган артисты С.Галиева, Башкортстан Республикасының һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Б.Ибраһимов, Татарстанның һәм РФнең атказанган юристы Р.Шакирҗановның тормышы һәм эшчәнлеге Тәтешле районы белән бәйле.