Гомуми мәгълүмат

Уфа шәһәреннән 464 км ераклыкта урнашкан. 1938 елда эшчеләр поселогы буларак нигез салына.

Халкы – 63389 кеше. Татарлар саны 2010 елда – 4734 кеше (1959 елда – 3561, 1970 елда – 4482, 1979 елда – 4480, 1989 елда – 5021, 2002 елда – 5357 кеше).

Күренекле кешеләре

Шәһәрнең мактаулы гражданнары – Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Д.М.Галимов, СССР мәгариф отличнигы, Башкортстан АССРның атказанган укытучысы М.С.Таһиров, «Учалинский горнообогатительный комбинат» ААҖ Сибай филиалы директоры Җ.Г.Биккинов.