Гомуми мәгълүмат

Уфа шәһәреннән 188 км ераклыкта урнашкан. 1937 елда поселок буларак нигез салына.

Халкы – 112478 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 41346 кеше (1970 елда – 23327, 1979 елда – 29210, 1989 елда – 38600, 2002 елда – 40306 кеше).

Татарлар электән Төрекмән (1684 елдан мәгълүм), Нарышево (1742 елдан), Мулла һәм Үрге Зәет (1740–1750 еллар), Мәскәү (XVIII йөзнең икенче яртысы) авылларында яши, алар РСФСР Югары Советы Президиумының 1946 ел 5 апрель фәрманы нигезендә хезмәт ияләре депутатларының Октябрь шәһәр советына буйсыналар.

Татар җәмгыяте тормышы

1999 елда Милли мәдәниятләр үзәге каршында Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының Октябрь шәһәр бүлекчәсе оештырыла (җитәкчесе – Р.М.Гайсин).

«Тальянка» вокаль ансамбле (1985 елдан, 1996 елдан халык исемен йөртә, җитәкчесе – Е.Г.Хаҗипова) һәм Милли мәдәниятләр үзәге каршында «Талларым» үзешчән хатын-кызлар вокаль ансамбле эшли (2010 елдан, җитәкчесе – Р.М.Гафаров).

Шәһәрдә унберенче татар гимназиясе эшли, ундүрт мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2016/2017 уку елы мәглүматларына карганда).

Шәһәрнең унбер китапханәсендә татар китаплары һәм вакытлы басмалары бар.

Күренекле кешеләре

Советлар Союзы Геройлары Ш.Й.Гатиятуллин һәм Т.Л.Нуркәев, Социалистик Хезмәт Геройлары Р.Х.Аллаяров, Т.М.Вилданов, Л.Х.Мәрданшинаның тормышы һәм эшчәнлеге Октябрьский шәһәре белән бәйле.

Шәһәрнең мактаулы гражданнары – М.Ш.Бәдретдинов, М.Х.Ганиева, Р.Ш.Кудашев, Р.Г.Мәмлиев, Л.Х.Мәрданшина, М.Ә.Мөэминова, Р.А.Насыйров, Т.Л.Нуркаев, Д.Ф.Фәйрушина, А.Х.Хәбибуллин, Ф.Г.Хәбибуллина, Ф.Я.Хәйретдинов, Р.Ф.Халиков, Р.Н.Хөсәенов һәм Л.Х.Шәрипова.