Гомуми мәгълүмат

Уфа шәһәреннән 220 км төньяк–көнбатыштарак урнашкан. 1957 елда төзелә.

Халкы – 136732 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2016 елда – 44 меңнән артык (1970 елда – 13549, 1979 елда – 21048, 1989 елда – 33955, 2002 елда – 38405, 2010 елда – 41701 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Милли мәдәниятләр үзәге каршында Татар милли-мәдәни берләшмәсе (1987 елдан), анда «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе, «Инеш» шагыйрьләр һәм язучылар берләшмәсе эшли. Нефтекамск дәүләт филармониясе каршында «Кайтаваз» татар эстрада төркеме бар. Үзешчән иҗат коллективлары: «Без» татар халык театры, «Ләйсән» халык вокаль ансамбле, «Язгөл» халык биюе ансамбле, «Бибинур» фольклор төркеме, «Ихлас» эстрада җыры ансамбле, «Сандугач» вокаль ансамбле эшли.

Шәһәрдә татар мәдәнияте кәннәрен уздыру традициягә әйләнгән. Татар телен саклау, татар халкы мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү максаты белән «Гузәлем» һәм «Тукай моңнары» шәһәр конкурслары уздырыла. Китапханәләрдә тематик кичәләр, китап күргәзмәләре, татар телендә лекцияләр үткәрелә, 2016 елда яшүсмерләр китапханәсендә инвалидлар өчен татар телен өйрәнү курслары оештырыла.

2013 елда Нефтекамскта «Радуга слова» альманахы чыга, аңа татар телендә язучы авторларның әсәрләре керә.

Нефтекамск педагогика көллиятендә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләгәннәр. 2004/2005 уку елында шәһәрнең егерме бер мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Шагыйрь Э.Г.Мостафинның тормышы һәм эшчәнлеге Нефтекамск шәһәре белән бәйле; 2004 елда шәһәрдә – нәкышьче, график, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы З.Г.Шәйхелисламовның, 2005 елда график, нәкышьче Р.М.Фәткуллинның шәхси күргәзмәсе булып уза.