Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2051 кв.км. Үзәге – Кыргыз-Миякә авылы (Уфа шәһәреннән 190 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 26340 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 11091 кеше (1970 елда – 18344, 1979 елда – 15079, 1989 елда – 16731, 2002 елда – 12116 кеше).

Районда егерме тугыз татар, унөч татар-башкорт һәм ике 2 татар-рус авылы бар. Иң зур татар авыллары: Әнәс (2010 елда –921 кеше), Җелдәр (890), Мәнәвезтамак (878.).

Иң әүвәл нигезләнгән авыллар: Мәнәвезтамак (1746 ел), Миякәтамак (1752 ел), Өршәкбаш-Карамалы (1755 ел), Баязит (1766 еллар тирәсе), Кыргыз-Миякә (1767 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

Родниковка татар халык театры һәм «Нур» татар халык хатын-кызлар вокаль ансамбле (2006 елдан, 2009 елдан халык исемен йөртә, Кыргыз-Миякә авылы) эшли.

2004/2005 уку елында районның ун мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, ундүртендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Татар, башкорт һәм рус телләрендә «Октябрь» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Миякә районында:

  • шагыйрь Акмулла,
  • медицина фәннәре докторы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Р.Ш.Мәгазов,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары Б.Х.Сатыев һәм Г.З.Хәмидуллин,
  • икътисад фәннәре докторы Ф.К.Каюмов,
  • язучылар Ә.Ә.Әминов һәм А.Хәлим,
  • график Т.Х.Мәсәлимов туган.

ТАССРның атказанган табибе Ф.Х.Янгуразованың тормышы Миякә районы белән бәйле.