Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1689 кв.км. Үзәге – Мишкә авылы (Уфадан 131 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 23893 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4027 кеше (1970 елда – 8404, 1979 елда – 6191, 1989 елда – 5296, 2002 елда – 4291 кеше).

Районда уналты татар, берәр татар-башкорт, татар-мари, татар-рус һәм татар-мари-рус авылы бар. Иң зур татар авыллары: Татарбай (2010 елда – 445 кеше), Янагыш (410), Бабай (190), Иштебай (295).

Татар җәмгыяте тормышы

2004/05 уку елында районның тугыз мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, дүртесендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Мишкә районында Советлар Союзы Герое М.С.Актуганов, беренчеләрдән булып 1945 елда Берлинда Рейхстаг бинасына Җиңү Кызыл Байрагын кадап куючы Г.К.Заһитов (Янагыш авылы), Социалистик Хезмәт Геройлары Н.Х.Әгъләмов, Ә.В.Вәлиханов, Р.З.Гәрәев, филология фәннәре докторы Г.С.Әмиров, драма актеры Ф.Ә.Колбарисов, балет артисты Р.Ф.Садыйков туган.

Партия-хуҗалык эшлеклесе Г.К.Ганиевнең, медицина фәннәре докторы И.Ә.Сафинның тормышы Мишкә районы белән бәйле.

Татар морзалары Киреевлар нәселе вәкилләренең тормышы район территориясе белән бәйле.