- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1594,92 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Николо-Берёзовка поселогы (Уфа шәһәреннән 210 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 27821 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –7220 кеше (1970 елда – 7721, 1979 елда – 7306, 1989 елда – 16660, 2002 елда – 6176 кеше).
Район территориясендә республика буйсынуындагы Агыйдел шәһәре урнашкан, анда 7662 татар яши (2010 ел).
Районда унбер татар, уналты татар-башкорт, өч татар-мари, ике татар-рус авылы бар. Татарларның күпчелеге Николо-Берёзовка (2016 елда – 2010 кеше), Куян (1993), Яңа Кабан (427 кеше), Яңа Хаҗы (289), Баръязыбаш (160) авылларында яши.
2000 елдан Кызыл Кама татар милли-мәдәни үзәге эшли (җитәкчесе –Т.В.Мингалин).
Иҗат коллективлары: «Тургай» (1994 елдан, 2002 елдан халык ансамбле, Николо‑Берёзовка авылы) һәм «Яшьлек моңнары» (2010 елдан, 2015 елдан үрнәк ансамбль, Куян авылы) татар җыры халык ансамбльләре, «Замандаш» халык театры (1974 елдан, 1990 елдан халык театры, Николо‑Берёзовка авылы), «Бәйрәм» бию хореография ансамбле (1999 елдан, 2007 елдан үрнәк ансамбль, Яңа Нугай авылы), «Ак калфак» (2014 елдан, Николо‑Берёзовка авылы), «Умырзая» (2010 елдан, Яңа Нугай авылы) фольклор ансамбльләре, район үзәк мәдәният йортының гармунчылар ансамбле (2006 елдан) эшли.
«Г.Тукай көннәре», «Туган тел», «Уйна, гармун!», татар мәдәнияте район фестивале, Татар поэзиясе көне милли-мәдәни чаралары, «Карга боткасы», «Кәккүк чәе», «Каз өмэсе» һәм башка халык бәйрәмнәре даими үткәрелә.
Районның ун мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2014/2015 уку елы мәгълүматлары буенча).
Иске Янҗегет авылында драматург Г.Г.Насрый, җырчы, Башкортстан АССРның халык артисты Ф.Ф.Гәрәев туган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.