Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. 1932 елда оештырыла. Мәйданы – 3664 кв.км. Үзәге – Караидел авылы (Уфа шәһәреннән 217 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 26437 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7495 кеше (1970 елда – 17358, 1979 елда – 14155, 1989 елда – 11109, 2002 елда – 8000 кеше).

Районда егерме җиде татар, тугыз татар-башкорт, бер татар-рус авылы бар. Иң зур татар авыллары: Байкыбаш (2009 елда – 1346 кеше), Кызыл Үреш (568), Кирзә поселогы (491), Тайкаш (559), Тигермән (472), Подлубов (459), Байкы-Юныс (438).

Татар җәмгыяте тормышы

2014/2015 уку елында районның дүрт мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, унбер мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

«Тамаша» театр коллективы (район мәдәният йорты каршында, 2012 елдан халык коллективы) һәм Тайкаш авылының үзешчән төркеме; «Яшьлек» халык биюе ансамбле (район мәдәният йорты каршында, 1984 елдан халык ансамбле); «Умырзая» (район мәдәният йорты каршында, 2009 елдан халык ансамбле), «Ак әниләр» (Иске Багазы авылы), «Ләйсән» (Әбүталип авылы) вокаль ансамбльләре; «Картаймас йөрәкләр» (Байкыбаш авылы), «Чишмә» (Магинск авылы), «Әхирәтләр» (Байкы-Юныс авылы) фольклор ансамбльләре эшли.

Рус, башкорт һәм татар телләрендә «Караидел» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Караидел районында:

  • Советлар Союзы Герое Н.М.Миңнеәхмәтов,
  • РФ Геройлары В.Р.Алимов һәм Р.М.Риянов,
  • РФнең атказанган укытучысы Н.К.Йосыпов туган.