Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 1438 кв.км. Үзәге – Ярмәкәй авылы (Уфа шәһәреннән 164 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 16046 кеше (2015ел). Татарлар саны 2010 елда – 6232 кеше (1970 елда – 10048, 1979 елда – 5582, 1989 елда – 9877, 2002 елда – 3699 кеше).

Районда уналты татар, биш татар-башкорт, өч татар-рус, бер татар-чуаш торак пункты исәпләнә.

Иң зур татар авыллары: Ярмәкәй (2009 елда — 3879 кеше), Иске Турай (741) һәм Усман-Ташлы (602). Иң беренче булып, татарлар Әбделкәрим һәм Иске Шах (икесе дә –1742 елда), Иске Турай (1743 ел), Ярмәкәй (1747 ел), Суыккүл (1758 ел), Усман-Ташлы һәм Иске Сүлле (1753 ел), Абдулла (1755 ел) авылларына килеп утыра.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар иҗат коллективлары – «Ярмәкәй» халык фольклор ансамбле (Ярмәкәй авылы), халык театры (Ярмәкәй авылы), «Ахирәтләр» (Түбәнге Карамалы) һәм «Замандашлар» (Усман-Ташлы авылы) фольклор ансамбльләре эшли.

Районның унбер мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2016/2017 уку елы): Ярмәкәй, Исламбахты, Кулбай, Түбәнге Карамалы, Рәтамак, Урта Карамалы, Иске Турай, Иске Шах, Суыккүл, Тарказы, Усман-Ташлы авыллары мәктәпләрендә.

Татарстан Республикасының Баулы районы иҗат коллективлары ел саен Ярмәкәй районында уза торган Ык төбәге халыклары иҗатының төбәкара «Ата-бабалар җире» фестивалендә даими катнаша.

Татар һәм рус телләрендә «Ярмәкәй яңалыклары»  – «Ермекеевские новости» район газеталары нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Ярмәкәй районында Советлар Союзы Герое Г.Ә.Мәҗитов (Яңа Шах авылы) һәм медицина фәннәре докторы Г.Ф.Бурангулова (Иске Турай авылы) туган.