Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 3246 кв.км. Үзәге – Мәсәгут авылы (Уфа шәһәреннән 250 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 30813 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3946 кеше (1970 елда – 4367, 1979 елда – 4237, 1989 елда – 4240, 2002 елда – 4249 кеше).

Районда ике татар – Өлкенде (2010 елда – 1255 кеше) һәм Елантөп (85), шулай ук алты татар-рус һәм бер татар-башкорт-рус авылы бар.

Татар җәмгыяте тормышы

Өлкенде авылында халык музыка уен кораллары ансамбле, фольклор ансамбле, «Очкын» халык театры эшли.

2008 елга кадәр Өлкенде мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыту татар телендә алып барыла, югары сыйныфларда татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Өлкенде авылында:

  • шагыйрь Ә.Ф.Ерикәй (2013 елда авылда аның бюсты куела),
  • 1948–1971 елларда Башкортстан АССРның финанс министры С.Ф.Вәлиев,
  • биология фәннәре докторы Р.Р.Әхмәтов,
  • геология-минералогия фәннәре докторы А.Г.Гайнанов,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Н.Г.Гизбуллин,
  • Татарстанның атказанган рәссамы Н.Г.Бикташев туган.