Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1792 кв.км. Үзәге – Борай авылы (Уфа шәһәреннән 152 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 22961 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –5458кеше (1939 елда – 20393, 1970 елда – 12332, 1979 елда – 6442, 1989 елда – 15102, 2002 елда – 2689 кеше).

Районда егерме җиде татар, дүрт татар-башкорт торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Чалкак (2009 елда – 864 кеше), Яңа Кизгән (482), Кулай (423), Мулла (381). Иң борынгы авыллар: Берләч (1650 елдан мәгълүм), Үләй (1650 ел), Мулла (1657 ел), Шүнәк (1657 ел), Шабай (1682–1687 еллар).

Татар җәмгыяте тормышы

Район мәдәният йорты каршында татар халык театры (1919 елдан драма түгәрәге, 1942 елдан колхоз-совхоз театры, 1952 елдан хәзерге статусы, 1967 елдан халык театры), татар халык хоры (1976 елдан, 1988 елдан халык хоры), «Дуслык» халык бию ансамбле (1950 елдан, 1964 елдан халык ансамбле), «Асылъяр» халык җыры вокаль ансамбле (2001 елдан, 2009 елдан халык ансамбле), Әҗәк мәдәният йорты каршында – «Ядкарь» вокаль ансамбле (1985 елдан), Кәшкәләү мәдәният йорты каршында – «Гүзәл» бию ансамбле (1970 елдан), Яңа Тазлар мәдәният йорты каршында – «Танып» вокаль ансамбле (2000 елдан), Борай авылы клубы каршында – «Ахирәтләр» вокаль-фольклор ансамбле (2004 елдан), Салкак мәдәният йорты каршында «Истәлек» халык музыка уен кораллары ансамбле (1950 елдан) эшли.

2015/2016 уку елында Бигәнәй һәм Каратамак авыллары мәктәпләрендә укыту татар телендә алып барыла, уналты мәктәптә (өчесе Борай авылында, Чалкак, Берләч, Олы Бәзрәк, Олы Шукшан, Каенлык, Карабай, Кодаш, Кулай, Яңа Кизгән, Яңа Тазлар, Иске Бикмәт, Таңатар, Тугай авылларында) татар теле предмет буларак өйрәнелә.

«Алга» газетасы нәшер ителә.

Чалкак авылында композитор С.Габәши кабере сакланган.

Күренекле кешеләре

Борай районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Т.Б.Гыйләҗетдинов (Бәзрәк авылы), С.Н.Майский (Бигәнәй авылы),
  • ветеринария фәннәре докторы Р.Н.Сәмигуллин (Бәзрәк авылы),
  • педагогика фәннәре докторы М.Х.Хәйруллина (Бакалы авылы),
  • химия фәннәре докторы Г.Л.Шәрипов (Борай авылы),
  • педагогика фәннәре кандидаты Г.М.Мортазин (Борай авылы),
  • профессорлар И.Ә.Әхәтова (Мулла авылы), И.М.Низамов (Кара Зирәк авылы),
  • җырчы, Татарстанның халык артисты Х.С.Тимергалиева (Котлыяр авылы),
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, композитор В.К.Хәбисламов (Абдулла авылы),
  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамнары И.Ә.Саяпов (ЧишмәБорай авылы) һәм Р.З.Харисов (Иске Карагыш авылы) туган.