Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елның 20 августында оештырыла. Мәйданы – 2324 кв.км. Үзәге – Благовещенск шәһәре (Уфадан 42 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 49754 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6820 кеше, шул исәптән район үзәгендә –5216 кеше (1970 елда – 7345, 1979 елда – 9835, 1989 елда – 12329, 2002 елда – 4951 кеше).

Районда тугыз татар, унөч татар-рус, биш татар-башкорт, дүрт татар-мари авылы бар. Иң зур татар авыллары: Иске Илек (2016 елда – 305 кеше), Ишмән (246), Биштин (145), Карагайкүл (90), Шәрип (86).

Татар җәмгыяте тормышы

Башкортстан Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсе, «Чишмә» татар мәдәнияте үзәге эшли. Мәдәният үзәге каршында татар коллективлары – «Ихлас» фольклор ансамбле (Илек мәдәният йорты каршында), «Дуслык» (Әзәк мәдәният йорты каршында) һәм «Яшьлек» (Ишмән мәдәният йорты каршында) вокаль ансамбльләре бар.

Ел саен татар җырын башкаручыларының «Агыйдел сандугачы» район конкурсы, «Благовещенск гүзәле» башкорт һәм татар гүзәлләре конкурсы һәм Сабан туе үткәрелә.

Районның унбер мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2016/2017 уку елы мәгълүматлары караганда). Мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы, татар язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган иншалар конкурслары оештырыла, ел саен читтән торып «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» конкурсы уздырыла.

Күренекле кешеләре

Благовещенск районында язучы Ф.Ф.Харисова, Россиянең мактаулы архитекторы В.В.Дәүләтшин, мотоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Ф.В.Шәйнуров туган.