Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 1639 кв.км. Үзәге – Языков авылы (Уфа шәһәреннән 70 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 25621 кеше (2013 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7361 кеше (1970 елда – 6138, 1979 елда – 6048, 1989 елда – 14520, 2002 елда – 5955 кеше).

Районда илле өч татар, унтугыз татар-рус, биш татар-башкорт авылы бар. Иң зур татар авыллары: Иске Күчәрбай (2009 елда – 1363 кеше), Таң поселогы (715), Кашкалаша (607), Өдрәкбаш (597), Балышлы (556), Шарлык (505) авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

2004/2005 уку елында унике мәктәптә укыту татар телендә алып барыла, егерме өч мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

1998 елдан «Энҗеләр» татар халык фольклор ансамбле (2003 елдан халык ансамбле) эшли, шул ук елда «Яшьлек» татар халык театры оештырыла.

«Хезмәт байрагы» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Благовар районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Х.Ш.Әһлиуллин, Б.Р.Даүләтов, Г.И.Идрисов,
  • Дан орденының тулы кавалеры Ә.Г.Низаев,
  • генерал-майор Х.И.Ижбулатов,
  • галим-агроном, РАХФА мөхбир әгъзасы К.Г.Азеев,
  • медицина фәннәре докторы Р.Г.Терегулов,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ф.Ш.Гарифуллин,
  • техник фәннәр докторы Р.Ә.Мөэминов,
  • РСФСРның атказанган юристы Р.М.Смаков,
  • ТАССРның атказанган табибе Ф.Х.Янгуразова,
  • композитор Р.М.Хәсәнов туган.

Татар бәкләре Дивеевлар, Кудашевлар, Мәмәткузиннар‑Сакаевлар, Маминнар, Мамлиевлар нәселләре; татар морзалары – Еникеевлар, Кашаевлар, Киреевлар нәселләре вәкилләренең тормышы һәм эшчәнлеге Благовер районы белән бәйле.