- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1745 кв.км. Үзәге – Бөре шәһәре (Уфа шәһәреннән 102 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 64324 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 9232 кеше (1970 елда – 8095, 1979 елда – 7875, 1989 елда – 8833, 2002 елда – 9043 кеше).
Районда җиде татар авылы: Үгез (2016 елда – 434 кеше), Яңа Яндыз (351), Шестыков (195), Романовка (75), Аккаен (25), Үрнәк (16); өч татар-башкорт авылы: Үрге Лачынтау (263), Яңа Баеш (75), Түбәнге Лачынтау (72) бар. Татарларның күпчелеге Бөре шәһәрендә (2010 елда – 7210 кеше) яши.
Район үзәгендә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Бөре бүлекчәсе һәм Башкортстан татарлары конгрессының Бөре бүлекчәсе эшли.
Шәһәр мәдәният йорты каршында «Өмет» милли-мәдәни клубы бар.
Үгез авылы мәктәбенең беренче сыйныфында укыту татар телендә алып барыла, аннан соңгы сыйныфларда, шулай ук Үрге Лачынтау һәм Старопетрово авыллары мәктәпләрендә, Бөре шәһәренең биш мәктәбендә һәм лицеенда предмет буларак өйрәнелә.
Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында (1939–1952 елларда Бөре педагогика институты, 1952–2005 елларда Бөре педагогика институты, 2005-2012 елларда – Бөре дәүләт социаль–педагогика академиясе) татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук татар мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен тәрбиячеләр һәм татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләнә. Бөре педагогика институтын тәмамлаучылар арасында танылган татарлар күп.
Бөре шәһәрендә контр-адмирал Ю.Ф.Әфләтунов туган.
Шагыйрь һәм әдәбият галиме Г.Җ.Рамазанов, тарих фәннәре докторы, профессор Х.Ф.Госмановның тормышы һәм эшчәнлеге Бөре районы белән бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.