Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2542 кв.км. Үзәге – Аскын авылы (Уфа шәһәреннән 213 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19343 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4125 кеше (1970 елда – 6705, 1979 елда – 6027, 1989 елда – 5610, 2002 елда – 4212 кеше).

Районда алты татар, ундүрт татар-башкорт, ике рус – татар-башкорт авылы бар. Иң зур татар авыллары: Көнгәк (2009 елда – 680 кеше), Чишмә-Уракай (294).

Иң әүвәлгеләре: Арбаш (1702 елдан мәгълүм), Күчән (1718 елдан), Чишмә-Уракай (1723 елдан) авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

«Бөркетләр» ирләр вокаль ансамбле (1993 елдан) һәм Балалар сәнгать мәктәбенең «Березоньки» үрнәк-вокаль студиясе (2002 елдан, 2003 елдан үрнәк студия) эшли, репертуарларында татар композиторлары әсәрләре яңгырый.

2004/2005 уку елында районның унике мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, өчесендә предмет буларак өйрәнелә.

Татарча «Ышаныч» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Аскын районында:

  • Советлар Союзы Геройлары С.Г.Галимҗанов, Н.Д.Сафин,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.С.Рәхимов,
  • язучы М.Б.Гомәров,
  • шагыйрь Г.М.Садә,
  • композитор М.И.Шәмсетдинов,
  • тау инженеры, ТР Дәүләт бүләге лауреаты А.И.Хисаметдинов туган.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.М.Мөддәрисовның тормышы һәм эшчәнлеге Аскын районы белән бәйле.