Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2415 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Раевка поселогы (Уфа шәһәреннән 125 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 39880 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 14030 кеше (1939 елда – 23127, 1970 елда – 23716, 1979 елда – 19881, 1989 елда – 18927; 2002 елда 16290 кеше).

Әлшәй районы составында утыз бер татар, бер татар-башкорт, бер татар-рус авылы бар. Иң зур татар авыллары – Торынтаеш (2010 елда –1034 кеше, шулардан 91,5% – татарлар), Ыслак (956, шулардан 98% – татарлар), Гайнәямак (897, шулардан 98% – татарлар), Никифар (845, шулардан 83,2% – татарлар).

Иң әүвәлгеләре – Никифар (1742 елдан мәгълүм), Иске Васильевка (1746 ел), Уразмәт (1747 ел), Торынтаеш (1760 ел), Югары Әүрез (1765 ел), Түбән Әүрез (1778 ел) авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

Никифар, Түбән Әүрез, Мәндән, Фән авыллары клублары каршында татар фольклор ансамбльләре эшли. Ташлы авылында 2009 елдан (ике елга бер тапкыр) «Дим моңы» төбәкара башкорт һәм татар халык җырларын башкаручылар фестивале уздырыла.

2015/2016 уку елында районның сигез мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла (Әбдрәшит, Гайнәямак, Мәндән, Нигъмәтулла, Никифар, Түбән Әүрез, Ыслак, Торынтаеш авыллары урта мәктәпләре), дүрт мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә (Раевка авылы гимназиясе, Аксеново, Раевка, Шафраново авыллары мәктәпләре).

Татарча «Әлшәй хәбәрләре» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Әлшәй районында:

  • Дан орденының тулы кавалеры Х.Х.Абдрахманов,
  • Россия Герое Р.Р.Иксанов,
  • Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Н.Ф.Каһарманов,
  • ветеренария фәннәре докторы Х.В.Әюпов,
  • медицина фәннәре докторлары Х.М.Насыйров һәм Ф.Г.Садыйков,
  • педагогика фәннәре докторы М.Г.Тайчинов,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы С.Н.Тайчинов,
  • икътисад фәннәре докторы У.З.Сафин туган.