Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда Көңгер округының Судинка районы буларак оештырыла, 1926 елдан хәзерге исеме. Мәйданы – 1555,3 кв.км. Үзәге – Уя авылы (Пермь шәһәреннән 174 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 10628 кеше (2015 ел). Татарлар сан 2010 елда – 3793 кеше.

Районда җиде татар торак пункты бар: Барсаи, Югары Сеп, Иштирәк, Түбән Сеп, Чәйкәавыл, Урта Сеп һәм Усть‑Телес авыллары. Иң элек Чәйкәавылга (элекке Карамыш) нигез салына, 1636 елдан мәгълүм.

Татар җәмгыяте тормышы

Барсаи, Югары һәм Түбән Сеп, Иштирәк, Чәйкәавыл, Усть‑Телес авылларында мөселман дини оешмалары эшли. Иштирәк авылында татар мәктәбе бар.

Уя районында Татар-башкорт иҗтимагый үзәге эшли.

Күренекле кешеләре

Уя районында Советлар Союзы Герое Л.С.Сибгатуллин һәм Дан орденының тулы кавалеры Х.С.Садыйков туган.