Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Үзәге – Орда авылы (Пермь шәһәреннән 125 км ераклыкта урнашакан).

Халкы – 15137 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2508 кеше.

Татарлар, нигездә, Кече Ашап (1032 кеше; 1679 елдан мәгълүм), Иске Авыл (947 кеше; Казан ханлыгы чорыннан билгеле), Мерекаи (330 кеше; XVII йөз ахырында нигез салына), Щелканка (215 кеше; XVI йөз ахырыннан мәгълүм) һәм Маринкино (80 кеше) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр барлык татар авылларында – мәчетләр, алар каршында мәдрәсәләр эшли. 2006/2007 уку елында районның өч мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла.

Күренекле кешеләре

Орда районында Дан орденының тулы кавалеры Р. Суфиев туган.