Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк өлешендә урнашкан. 1926 елда оештырыла. Мәйданы – 2616,7 кв.км. Үзәге – Куеда поселогы (Пермь шәһәреннән 267 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 25561 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2015 елда – 2055 кеше (2002 –2339, 2010 елда –2171 кеше). Татарлар, башлыча, Куеда поселогында (2016 елда –1415 кеше), Маныш (125), Бадашка (98), Татар Чикәше (79) һәм Рус Чикәше (20) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Районда татарлар XVII–XVIII йөзләрдә урнаша башлыйлар, алар удмуртлар нигез салган Татар Чикәше авылына килеп урнаша. XIX йөзнең икенче яртысында күп кенә татарлар Пермь өлкәсенең хәзерге Барда районы һәм Башкортстан Республикасы территорияләреннән күчеп килә.

1999 елдан Куеда поселогында «Куеда районы татарларының һәм башкортларының милли‑мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы эшли (рәисе –А.С.Сафина). Ул районның татар авыллары арасында «Үрнәк хуҗалык» конкурсын даими үткәрә, район Сабан туен оештыруда катнаша.

Район үзәгендә иҗат коллективлары: «Сандугач» вокаль ансамбле (2000 елдан), «Гүзәл» триосы (2009 елдан), «Шатлык» балалар ансамбле (2010 елдан), «Грация» бию ансамбле (2010 елдан) эшли. 2000 елларда Куеда поселогында «Миләш» бию ансамбле эшли. Маныш авылы мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла.

2002 елдан район үзәгендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Пермь мөфтиятенең «Мәхәллә» мөселман дини оешмасы, 2004 елдан мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Куеда районында дзюдо буенча СССР чемпионы Ф.Х.Зекрин туган (Куеда поселогы).