Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 174 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Кизел ташкүмер бассейнында яңа ташкүмер ятмаларын үзләштерү белән бәйле рәвештә 1942 елда нигез салына.

Халкы – 9430 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1772 кеше. Татарлар Гремячинск шәһәрендә аңа нигез салынганнан бирле яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1991 елдан «Ләйсән» җыр һәм бию ансамбле эшли. Корбан гаете һәм Сабан туе бәйрәмнәре үткәрелә. Үзәк шәһәр китапханәсе фондында 120 татар китабы исәпләнә.

Гремячинск шәһәре белән шагыйрь Р.Х.Закиров тормышы һәм иҗаты бәйле.