Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньягында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 1676 кв.км. Үзәге – Чернушка шәһәре (Пермь шәһәреннән 231 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 50384 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4093 кеше (1959 елда – 2650, 1970 елда – 3413, 1989 елда – 3616, 2002 елда – 4104).

Башлыча, район үзәгендә һәм Сулмаш авылында (XVIII йөздән мәгълүм) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Чернушка шәһәрендә һәм районында Татар иҗтимагый үзәге, Чернушка шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә «Мирас» клубы, «Яшьлек» сәнгать-фольклор ансамбле эшли.

2008 елдан Сулмаш авылында мәчет эшли, җирле гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытыла. Район үзәгендә һәм Сулмаш авылында ел саен Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Чернушка районында тел белгече Х.Г.Госман туган.