Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 176 км төньяктарак урнашкан. 1932 елда оештырыла.

Халкы – 148955 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2013 елда – 5,8 мең тирәсе кеше (1979 елда – 8876, 1989 елда – 8700, 2002 елда – 6,5 мең тирәсе, 2010 елда –4949 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Беренчел археологик чыганаклар татарларның борынгы бабаларының хәзерге Березники шәһәре тирәсендә XI йөздән үк урнаша башлавын раслый. Алар тоз чыгарганнар һәм аны кайнатканнар, бакыр рудасы эреткәннәр, сату иткәннәр. Даими татар авыллары 1552 елдан соң барлыкка килә.

XX йөз башыннан 1927 елга кадәр татарлар химия сәнәгате төзелешен олаулар һәм ат караучылар белән тәэмин итеп торалар. Булачак шәһәр территориясенә татарларның күпләп күченүе Березники химия комбинаты төзелеше (1927–1934 еллар) һәм Югары Кама калий тозлары чыганагын үзләштерү белән бәйле. 1928 һәм 1934 елларда химия комбинатына квалификацияле белгечләр, шул исәптән Бондюг химия комбинатыннан (ТАССР) татарлар килә, аларның күбесе Березники шәһәрендә яшәп кала.

1936 елда Березникида Чиләбе өлкә татар театры артистлары гастрольдә була.

1938 елда татар-башкорт драма түгәрәге оештырыла. 1936 елда шәһәрдә беренче тапкыр Сабан туе үткәрелә.

1930 елларда өлкәннәр һәм балалар өчен татар-башкорт мәктәпләре ачыла, «Кызыл химик» газетасы нәшер ителә.

1949–1960 елларда Березники сәнәгать төзелешләрендә 40 меңләп татар катнаша.

1949–1984 елларда В.И.Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында татар үзешчән сәнгать коллетивы эшли. 1980 елларда Березники халык балет театры «Шүрәле» балетын куя. 1990 елларда шәһәрдә «Кардашләр» хор һәм бию ансамбле эшли.

1997 елдан Мөселман дини җәмгыяте һәм Татар-башкорт рухи үзәге эшли. Үзәктә музей, китапханә, гыйбадәтханә оештырыла, балалар якшәмбе мәктәбе (хәзер юк) эшли. 1998 елдан Березники мөхтәсибәте эшли. 2002 елда мәчет төзелеше өчен шәһәр хакимияте тарафыннан җир бүленеп бирелә.

Березники шәһәренең Үзәк китапханәсе фондларында йөздән артык татар китабы бар. Березники шәһәренең И.Ф.Коновалов исемендәге тарих-сәнгать музеенда татар-башкорт диаспорасы тарихы буенча фонд оештырыла. 1998 елдан ел саен Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Березники шәһәре белән бригадир-алдынгылар, Ленин ордены кавалерлары М.Ардуанов һәм М.Солтановның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

1968 елда шәһәрдә М.Ардуанов бюсты куела; 1973 елда аның исемендәге өлкә премиясе булдырыла.