Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда Беднодемьяновский районы буларак оештырыла, 2005 елдан – хәзерге исеме. Үзәге – Спасск шәһәре (Пенза шәһәреннән 162 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 11896 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 171 кеше. Нигездә, Шалдавыч авылында (93 кеше), Спасск шәһәрендә (45) һәм Белоозёрка авылында (22) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Шалдавыч авылына 1637 елда Кадом, Касыйм һәм Шацк йомышлы морзалары нигез сала; XX йөз башында ир балалар өчен ике мәчет һәм мәктәп эшли. Мәчет Белоозёрка авылында да (1957 елга кадәр – Таракановка) була. 1956 елга кадәр Шалдавыч авылы мәктәбендә татар теле укытыла.

Хәзерге вакытта мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Районда актер, режиссер, драматург К.Г.Тинчурин (Белоозёрка авылы) туган.