Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 1704 кв.км. 1928 елда оештырыла. Үзәге – Лунино поселогы (Пенза шәһәреннән 45 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 18,9 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны 600 дән артык (2010 ел). Алар, башлыча, Синорово авылында (310 кеше) һәм район үзәгендә яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Йомышлы татарлар район территориясенә XVII йөздә килеп урнаша, алар бу җирләргә ныгытма сызыклары төзү һәм хезмәт итү өчен җибәрелә.

XX йөз башында Синорово авылында (башка исеме – Татар Шыкчасы) өч мәчет була. Хәзерге вакытта авылда мәчет һәм «Ялкын» татар җыры ансамбле (2002 елдан) бар, Сабан туе үткәрелә.

2000 еллар башына кадәр мәктәп эшли, анда татар теле укытыла.