Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1,4 мең кв.км. Үзәге – Лопатино авылы (Пенза шәһәреннән 86 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 13468 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2015 елда – 2447 кеше (1979 елда – 3678, 1989 елда – 3596, 2002 елда –3401, 2010 елда – 3246 кеше).

Алар Селәү (1047 кеше), Иске Карлыган (645), Иске Вершаут (635), Берлек (120) татар авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында район территориясендә татарларга хәрби хезмәт үтәгәннәре өчен җирләр бирелә.

1925 елда ун мәчет була. Хәзерге вакытта мәчетләр Селәү (1997 һәм 2000 елдан), Иске Вершаут (1998 елдан), Иске Карлыган (1999 елдан), Лопатино (2015 елдан) авылларында эшли.

Татар теле һәм әдәбияты предмет буларак Селәү урта мәктәбендә, Иске Вершаут һәм Иске Карлыган башлангыч мәктәпләрендә укытыла.

Милли мәдәният өлкәсендә Селәү авылында «Ветеран» клубы (2003 елдан), «Сандугач» иҗат коллективы (2005 елдан); Иске Вершаут авылында «Татар сылулары» хатын-кызлар вокаль төркеме (2001 елдан), «Бердәмлек» ветераннар клубы (2003 елдан), татар халкы фольклоры түгәрәге (2009 елдан); Иске Карлыган авылында «Яшьлек» фольклор ансамбле (1995 елдан), «Сердәшләр» ветераннар клубы (2014 елдан), «Карлыгачлар» балалар вокаль төркеме (2016 елдан) эшли. Ел саен районда Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Районда педагог, халык мәгарифен оештыручы Н.С.Надиев (Селәү авылы), педагог, тел галиме Ш.Г.Рамазанов, шагыйрь, тәрҗемәче М.Х.Мазунов (икесе дә – Иске Карлыган авылы) туган.