Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1967 елда оештырыла. Мәйданы – 926 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Исса поселогы (Пензадан 98 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 10008 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 598 кеше. Татарлар, тупланып, район үзәгендә (321 кеше), Югары Салмовка (168 кеше), Кильмаевка (41), Татар Плетнёвкасы (18 кеше) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Авылларга Темников татарлары нигез сала, алар монда XVI йөз ахырыннан – XVII йөз башна кадәр күзәтү һәм саклау хезмәтен үти.

XX йөз башында барлык авылларда мәчетләр һәм мәдрәсәләр була. 1994 елдан Югары Салмовка авылында үзешчән сәнгать коллективы эшли, 1995 елда мәчет ачыла; Сабан туе үткәрелә.

2011 елда район Татар милли-мәдәни автономиясе теркәлә.