Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1965 елда оештырыла. Мәйданы – 1,9 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Тюльган поселогы (Оренбургтан 150 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 18763 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1002 кеше (1970 елда – 670, 1979 елда – 851, 1989 елда – 1513, 2002 елда – 1344 кеше).

Алар, тупланып, Аустяново авылында, башка халыклар белән бергә Алмалы һәм Тугызтимер авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарлар XVIII йөзнең икенче яртысында урнаша башлый. Бу чорда Татар Каргалысыннан күченүчеләр Тугызтимер торак пунктына нигез сала (1760 еллар).

1791 елда Алмалы авылы барлыкка килә, анда хатынының – эре татар җирбиләүчесе Тәфкилев кызының – бирнәсе сыйфатында җирле алпавыт малаена бирелгән татар крепостнойлары килеп урнаша. 1830–1840 елларда Чебенле авылыннан (хәзер Оренбург өлкәсенең Сакмар районы) күченүче татарлар Аустяново авылына нигез сала.

2008/2009 уку елында башлангыч мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә (бүгенге көндә татар теле укытылмый).