Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2,8 мең кв.км. Үзәге – Сорочинск шәһәре (Оренбургтан 170 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 44,4 мең кеше (2009 ел). Татарлар саны 2002 елда – 2575 кеше. Алар, нигезедә, Сорочинск шәһәрендә (1843 кеше), Яңа Белогор (Яңавыл) (500 ләп) һәм Аюлы авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Яңа Белогор авылына 1767 елда Казан губернасыннан күченүчеләр нигез сала.

1920 елларга кадәр Сорочинск шәһәрендә (1915 елдан) һәм Яңа Белогор авылында (XIX йөз ахырыннан) мәчетләр эшли. 1919 елда Яңа Белогорда татар мәктәбе ачыла, 1961 елдан татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Хәзерге вакытта Яңа Белогор авылы мәдәният йорты каршында – «Дулкын» ансамбле, мәктәп каршында «Чишмә» фольклор ансамбле эшли. Сорочинск шәһәренең өченче мәктәбендә татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

Сорочинскта (2002 елдан) һәм Яңа Белогорда мәчетләр бар.

2001 елдан Сорочинскта төрки халыкларның милли мәдәниятен үстерү максатында «Туган тел» төбәк иҗтимагый хәрәкәте эшли.

Күренекле кешеләре

Яңа Белогорда тарихчы Г.Баттал туган.