Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1957 елда оештырыла. Мәйданы – 2,1 мең кв.км. Үзәге – Северное авылы (Оренбургтан 586 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 1333 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2717 кеше (1970 елда – 4698, 1979 елда – 4173, 1989 елда – 3765, 2002 елда – 3349 кеше).

Алар, башлыча, Бакай (2016 елда – 608 кеше), Керәжле (382), Ибрай (223) авылларында, Тургай (216), Яктыкүл (186), Зирекле (44) поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарлар 1740 елларда күченәләр. Бакай авылы шул чордан (1740 елдан) билгеле. Хәзерге вакытта бу авылда «Асылъяр» җыр ансамбле һәм «Шатлык» татар балалар театры эшли (ике коллектив та 2008 һәм 2009 еллардан халык исемен йөртә). Бакай һәм Ибрай авылары мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә. 2013 елга кадәр Керәжле авылында татар теле һәм әдәбияты предмет буларак, хәзерге вакытта факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

Ибрай, Керәҗле, Кызыл Яр авылларында мәчетләр эшли. Районда Сабан туе даими уздырыла.